Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 август 2025, 12:00

Сайлаган һөнәренә тугры

Китапханәче – иң күркәм һөнәрләрнең берсе, ә китапханәче үзе – интеллигент, рухи яктан үскән шәхес, һәм шул ук вакытта тырыш хезмәт иясе.

Сайлаган һөнәренә тугрыСайлаган һөнәренә тугры
Сайлаган һөнәренә тугры

Югары Яркәй авылында туып, 37 ел гомерен Этәй авыл китапханәсендә эшләүгә багышлаган Рәсилә Батыргәрәева менә шундыйлардан. Ул 7 сыйныфтан ук китапханәче булырга хыяллана. Укытучыларның мавыктыргыч, эчтәлекле дәресләре укуга, әдәбиятка мәхәббәт уята. Рәсилә район китапханәсенә дә рәхмәтле, ул аның өчен туган йортка әйләнгән. «Китапханәдә җаным белән ял итә идем, – ди ул. – Ул минем өчен могҗизалы һәм серле йорт булды, аңа эләгеп, бар
илләргә һәм заманнарга кереп карарга, гомерлек дуслар булып кала торган геройлар белән танышырга мөмкин иде».

Этәй авыл мәдәният йортында китапханә өчен якты зал бирелгән, китап фонды 8 меңнән артык тәшкил итә.

Рәсилә беренче эш көненнән үк китапханәне оформить итә башлый. Төрле чагу күргәзмәләр, тема буенча тупланган, балалар өчен яңа китапларга багышланган почмаклар укучыларны җәлеп итә. Монда һәрвакыт укучылар бар, аеруча өлкәннәр һәм яшь укучылар китапханәгә яратып йөри. Китапханәдә «Китап сөюче» клубы һәм балалар өчен түгәрәкләр эшли.

Р. Батыргәрәеваның соңгы елларда үткәргән чараларының санын санап бетергесез. Алар – укучылар конференцияләре, яңа китаплар тәкъдим итү, язучылар һәм шагыйрьләргә, күренекле авыл  дашларга багышланган кичәләр.

Биредә шулай ук китапханә хезмәткәрләре семинарлары да еш үткәрелә.

Рәсилә үзе дә район чараларында, һөнәри осталык конкурсларында актив катнаша. Укучыларын район бәйгеләрендә һәм чараларында катнашуга әзерләүгә күп көч куя.

Берничә мәртәбә район һәм урындагы әһәмияттәге Мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Рәсилә-авылыбызда уздырыла торган барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Ул чараларга, концертларга эчтәлекле сценарийлар яза, Яңа ел бәйрәмен, авыл Сабантуен алып бара. Оформить итү дә булыша, спектакльләрдә катнаша. Ул һәрвакыт ачык йөзле, игътибарлы, аралашучан, тыңлый, кешеләргә якын килә белә.

Бүген мәктәп укучыларында да, аларның ата-аналары буынында да җитди әдәбият уку белән кызыксынуның кимүе сизелә. Мәҗбүри «видеоряд»ны, экранлаштыруны һәм башкаларны өстен күрәләр, шул ук вакытта үз-үзләрен ничек бетерүләрен сизмидә калалар. Ә бит урыс һәм башкорт классикасының
сәнгати ачышларына ия булу хәзерге заман кеше мәдәниятенең әһәмиятле күрсәткече булып тора.

Укуга кызыксыну кимү тенденциясенә карамастан, Рәсилә укучылар булмауга зарлана алмый. Ул һәр укучының ихтыяҗларын белә, кирәкле китапны табарга булыша, әсәрдән кызыклы эпизод сөйли. Ул өлкәннәрне һәм балаларны шундый сабырлык белән укырга өйрәтә.

Китапханәче эше авыр һәм рәхмәтле. Алар китапларга һәм укучыларга гомерләренең күп өлешен бүлә. Рәсилә Батыргәрәева язмышын йөрәге кушуы буенча китап белән бәйли. Беркайчан да һөнәренә, яраткан эшенә хыянәт итмәве аның чын китапханәче булуын күрсәтә.

Автор: Зөмәрә Камалтдинова.
Этәй авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас