Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 сентябрь 2025, 09:10

Онытылмаслык сәяхәт

«Гармония» өлкән буын аралашу үзәгендә катнашучылар Иләкшиде авылының яңа мәчетендә булдылар.

Онытылмаслык сәяхәтОнытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт

Узган җомгада Илеш районының «Гармония» өлкән буын аралашу үзәгенә йөрүчеләр зур булмаган, ләкин бик әһәмиятле сәяхәткә – Иләкшиде авылының яңа мәчетенә юл тоттылар. Бу авыл район халкы өчен үзенчәлекле: монда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Гәрәев Муса Гайсин улы туган һәм балачагын үткәргән. Күпләр өчен ул мәңгегә батырлык, игелек һәм патриотлык символы булып калачак.

Иләкшидәдәге мәчет «Атайсал - Кече Ватан» проекты буенча төзелгән һәм авылның чын бизәгенә әверелгән. 22 февральдә булган тантаналы ачу бөтен халыкны - олыларны да, балаларны да - зур гаилә бәйрәменә кебек җыйды. Һәркем үз өлешен кертергә теләгән: кемдер куллары белән, кемдер киңәше белән ярдәм иткән, ә кемдер шатлыгы белән уртаклашкан - чөнки мөселманнар өчен мәчет - ул бина гына түгел, ә рухият һәм дөнья яши торган урын.

Төзелешнең инициаторлары бертуган Баһмановлар була. Аларның кайгыртуы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә 117 квадрат метр мәйданлы ике катлы якты бина үсеп чыкты — нәкъ изге Рамазан аена туры килгән бүләк.

Мәчет эчендә аеруча җылылык сизелә. Иркен зал йомшак келәмнәр белән түшәлгән, михраб һәм мөнбәр, юыну бүлмәләре бар. Диварлардагы геометрик бизәкләр һәм каллиграфия тынычлык, матурлык һәм гармония атмосферасы тудыра. Монда бер генә секундка тукталып, чын күңел тынлыгын тоярга мөмкин.

Хәзрәт кунакларны елмаеп каршы ала.
-Мәчет ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел,- диде ул, - биредә балалар һәм өлкәннәр укый, Коръән укый, дин нигезләре һәм мәдәният белән таныша. Без бергә догаларга җыелабыз, никах, исем кушу йолаларын үткәрәбез. Һәм һәрвакыт монда кешеләрнең йөрәк җылысы сизелә.

Мәчет кунаклары бердәмлек һәм җылылык хисләрен билгеләп үттеләр. Күпләр якыннары истәлегенә сәдака (хәер) калдырды, ә хәзрәт, барлык җыелганнарны якты һәм тыныч рухи халәттә берләштереп, намаз һәм дога кылды.

Бу мәчет озак еллар буе кешеләрне үзенә җыйсын, яктылык һәм ямь бирсен, ә бусагадан атлап кергән һәркем җылылык хисе белән китсен.

Чыганак

Онытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт
Онытылмаслык сәяхәт
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас