Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
11 Сентября 2025, 10:00

Укытучы исемен горур йөртә

Агымдагы елда Бөре шәһәрендә узган мәгариф буенча традицион республика август киңәшмәсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров бер төркем алдынгы укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең математика укытучысы Элиза ГЫЛЬМЕТДИНОВА “БРның атказанган укытучысы” югары исемгә лаек булды.

Укытучы исемен горур йөртәУкытучы исемен горур йөртә
Укытучы исемен горур йөртә

Бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Элиза Хәмитҗан кызы беренче гимназиядә 15 ел үз һөнәрен яратып башкара. Югары категорияле педагог эшләү дәверендә үзенең фәнен тирән белүе, киң эрудициясе, укучыларның яшь психологиясен яхшы аңлавы, югары педагогик осталыгы белән аерылып тора. Дәресләрендә ныклы белем һәм күнекмәләр формалаштыруга зур игътибар бирә, үз фикерләрен телдән һәм язма формада дөрес итеп бәян итәргә өйрәтә, логик фикерләүне үстерә, балаларны мөстәкыйль рәвештә белем алырга, дәреслек белән эшләргә өйрәтә. Оста педагогның һәр дәресе - җентекләп уйланылган, логик төзелгән, эмоциональ бизәлгән.

Э.Гыйльметдинованың укучылары ел саен Дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына җаваплы һәм сыйфатлы әзерләнүләре белән аерылып торалар һәм югары күрсәткечләргә ирешәләр. Шулай ук аның укучылары төрле олимпиадаларда җиңүчеләр, югары уку йортлары студентлары.

2011 елдан башлап, Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләгәндә һәм югары уку йортына кер- гәндә, укучыларның фән буенча белемнәрен тирәнәйтү максатында Элиза Хәмитҗан кызы «УГНТУ сыйныфлары», «Альтернатив репетитор» программалары буенча УДНТУ югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге дәресләре үткәрә.

Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия эшләренә зур игьтибар бүлә. Элиза Гыйльметдинова коллективта, хезмәттәшләре, ата-аналар арасында зур абруй яулаган педагог.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас