Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
12 сентябрь 2025, 07:00

Баланы наркотиклар дан ничек сакларга

Гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше (алкоголь кулланудан тыелыгыз, тәмәке тартмагыз, физик активлык белән шөгыльләнегез, дөрес тукланыгыз) принципларын төгәл үтәгез.

Баланы  наркотиклар дан ничек сакларгаБаланы  наркотиклар дан ничек сакларга
Баланы наркотиклар дан ничек сакларга

Балагызны һичшиксез мәхәббәт белән чолгап алыгыз, нәрсәдер өчен түгел (яхшы билгеләр, яхшы тәртип һ.б.), ә бары тик ул сездә булганга һәм сезнең белән янәшәдә булганга гына. Балагыз белән төрле темаларга ешрак сөйләшегез. Аның инициативасын хуплагыз, яшүсмер фикерен бәяләгез. Баланың шәхси-рухи ихтыяҗларына хөрмәт белән карагыз. Аның буш вакытын мөмкин кадәр азрак калдырырлык итеп оештырырга ярдәм итегез (баланы түгәрәкләргә, секцияләргә язып куегыз). Баланы мөстәкыйль, җаваплы кеше итеп тәрбияләгез, ул үз гамәлләренең нәтиҗәсен алдан күрә һәм алар өчен җаваплы булырга сәләтле. Бала өчен ул үзе хәл итәргә тиешле нәрсәне хәл итмәгез. Яшьтәшләренә баш тарта, кирәк вакытта «юк» сүзен ышанычлы һәм нык итеп әйтә белүнең мөһимлегенә ышандырыгыз. Баланы үз сәламәтлегенең кадерен белергә, тормышка шатланырга, һәр көннән һәм үз казанышларыннан ләззәт алырга өйрәтегез. Игелеклелек, балаларның шәхесенә ышаныч, хөрмәт — гаилә эчендә аралашуның төп шартлары. Моның өчен ата-аналарга бала белән элемтәне югалтмаска, бигрәк тә яшүсмер яшендәге баланың кызыксынулары һәм аралашу даирәсе турында хәбәрдар булырга кирәк.

Имин һәм бәхетле гаилә бала белән агрессив тышкы мохит арасында ышанычлы киртә булып тора. Атааналар балаларында мөстәкыйльлек, үз-үзеңә ышаныч, бәйсезлек, тискәре факторларга каршы тору кебек сыйфатлар тәрбияләүгә көч куярга тиеш.

Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас