

Район территориясендә Рсай, Үрмәт һәм Тыпый авылларында урнашкан 2096, 2102, 2103 нче сайлау участокларында өч участок сайлау һәм муниципаль районның территориаль сайлау комиссияләре эшлиячәк.
Сайлаулар халык активлыгы белән башланып китте. Участоклар 7-00 сәгатьтән 21-00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Башкортстан Республикасы Илеш районы муниципаль район Советы депутатын күрсәтү һәм теркәү процедурасы нәтиҗәләре буенча 1 мандатка 3 кандидат дәгъва кыла.
Кандидатлар «Бердәм РУСИЯ», «ЛДПР – Русиянең Либераль-демократик партиясе», «Гадел РУСИЯ – патриотлар – дөреслек өчен» сәяси партияләреннән теркәлгән.