Маяк
+22 °С
Дождь
җәмгыять
14 Сентября 2025, 11:30

Газиз ана гражданлык бурычын үтәде

Биләмәләрдә авыл халкы сайлауларда актив рәвештә катнашуын дәвам итә. Әлеге һәркайсыбыз өчен мөһим вакыйгадан берәү дә читтә калмаска тырыша. Махсус хәрби операциядә батырлык күрсәткән һәм һәлак булган якташыбыз Эльвир Якуповның әнисе Тәнзилә апа да сайлауга килеп, үзенең гражданлык җаваплылыгын күрсәтте.

Газиз ана гражданлык бурычын үтәдеГазиз ана гражданлык бурычын үтәде
Газиз ана гражданлык бурычын үтәде

Тәнзилә Якупова Үрмәт авылының 2102нче сайлау участогына килеп, сайлауда катнашты, лаеклы кандидатка үз тавышын бирде.
“Киләчәгебез матур, доньяларыбыз тыныч, имин булсын”, - дип теләде ул.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас