

Финалда Русиянең төрле төбәкләреннән һәм башка илләрдән: Татарстаннан, Башкортстаннан, Краснодар краеннан, Мәскәүдән, Мәскәү, Оренбург, Пенза, Төмән өлкәләреннән, шулай ук Казахстаннан, Кыргызстаннан, Төркиядән һәм Төрекмәнстаннан 12 кыз катнашты.
Илеш районыннан Азалия Гыйльметдинова, Башкортстан Республикасын дәрәҗәле конкурста тәкъдим итеп, "Иң талантлы кыз" номинациясендә җиңүче булды.
Хәзерге вакытта Азалия Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе кафедрасында укый.
Конкурсны Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татар кызы» Дирекциясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә үткәрде.