Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 сентябрь 2025, 10:40

Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар

Республикабызда “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм.” проекты дәвам итә. Проект программасы республика территориясендә урнашкан туристлык күргәзмә объектлары, музей-театрлар буенча сәяхәт итүне күз алдында тота.

Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдыларХаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар
Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар

Республикабызда кызыклы һәм күпләр яраткан "Башкортстанда озын гомерлелек.Туризм" проекты бар.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2020 елның октябрендә "Башкортстанда озын гомерлелек" проекты эшли башлады. Ул - сәламәтлекне саклауга, актив, сәламәт һәм уңай яшәү рәвешен формалаштыруга, “көмеш” яшьтәге вәкилләрнең иҗтимагый файдалы тормышка тартылуын саклап калуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруга юнәлтелә.

«Ул өлкән буын кешеләренә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә, өйдән чыгарга, хәрәкәт итәргә, аралашырга мәҗбүр итә». - дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.

"Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм." программасы кысаларында 11 сентябрьдә Илеш районыннан өлкән буын өчен Уфага «Агыйдел буендагы башкала: су һәм коры җир буйлап сәяхәт» дигән мавыктыргыч бер көнлек тур үтте.

Туристлар Агыйделнең матур яр буенда урнашкан искиткеч колоннадада булдылар. Бу колоннада Сухум колоннадасының төгәл күчермәсе булып тора һәм Башкортстан белән Абхазия арасындагы күп гасырлык дуслыкны символлаштыра. Сәяхәтчеләрне 22 колоннадан торган корылма үзенең архитектура матурлыгы һәм тарихи әһәмияте белән таң калдыра.
Шулай ук алар уңайлы кафеда тәмле төшке аш ашап, шәһәрнең төп истәлекле урыннарын һәм башка бик күп кызыклы урыннарда булдылар.

Бу көн туристларда уңай эмоцияләр, яңа танышулар һәм якты тәэсирләр калдырды.

 

 

Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар
Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар
Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар
Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар
Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар
Хаклы ялдагылар экскурсиядә булдылар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас