

Авылда спорт мәйданчыгы төзелү тормыш сыйфатын яхшыртуга, авыл халкы арасында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга һәм спорт үсешенә бер мөһим адым. Ул балаларга да, яшьләргә дә зур мөмкинлекләр тудырачак. Заманча спорт корылмасы волейбол, футбол белән шөгыльләнү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Өслеге хәвефсез резина материалдан эшләнгән, мәйданчык территориясе әйләндереп алынган. Хәзер биләмә яшьләренең ел әйләнәсе яраткан спорт төрләре-җәй көне футбол һәм спортның башка уен төрләре белән шөгыльләнү, кышын хоккей һәм тимераякта шуу мөмкинлеге бар.
Йонны авыл биләмәсе башлыгы Булат Мансуров яңа объектның авыл халкын спортка тартуда зур көч булачагына, яшьләрне берләштерәсенә, шулай ук күрше авыл биләмәләре халкын да үзенә тартып торачагына ышаныч белдерде һәм мәйданчыкны булдыруда ярдәм күрсәткән муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, өлеше кергән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Мәйданчыкны ачу тантанасында муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Светлана Хәлимова да катнашып, изге теләкләрен җиткерде.
Бу көнне спорт мәйданчыгында мәктәп командалары арасында волейбол һәм футбол буенча беренче турнир узды.
Лилия ЙОСЫПОВА.