Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
19 сентябрь 2025, 07:00

Фәһемле финанс белеме дәресләре

Мошенниклар, акчаны үзләре урлар өчен, карта мәгълүматларын, смс аша килгән парольләрне һәм башкаларны сорап ала, яки кешеләрне төрле операцияләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга күндерә.

Фәһемле финанс белеме дәресләреФәһемле финанс белеме дәресләре
Фәһемле финанс белеме дәресләре

Иң актуаль һәм куркыныч мошенниклык схемалары — акчаларны “куркынычсыз” счетка күчерергә кирәк, дип хокук саклау органнары һәм РФ Үзәк банкы хезмәткәрләре исеменнән телефон һәм мессенджерлар аша килгән шалтыратулар.

Саклык банкы җәмгыятенең 8598 нче Башкорт бүлеге хәвефсезлек идарәсе белгече Флүнә Марат кызы Шәйхразиева Илеш коррекцион мәктәп-интернаты укучылары һәм коллективы белән очрашты.
Флүнә Марат кызы финанс белем һәм киберхәвефсезлекнең төп кагыйдәләре турында сөйләде. Белгеч мошенникларны ничек танырга, финанс һәм шәхси мәгълүматларны урлаудан үзеңне ничек якларга кирәклеге турында җентекләп бәян итте. Мошенникларның киң таралган схемалары һәм киләчәктә алардан саклану кагыйдәләр турында аңлатты.

Мондый очрашулар - финанс белеме дәресләре укучыларга финанс белән эш итү кагыйдәләре һәм мошенниклардан саклану ысуллары турында күбрәк белергә ярдәм итә.

Чыганак

Фәһемле финанс белеме дәресләре
Фәһемле финанс белеме дәресләре
Фәһемле финанс белеме дәресләре
Фәһемле финанс белеме дәресләре
Фәһемле финанс белеме дәресләре
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас