Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 сентябрь 2025, 05:55

Сәламәт булу үзебездән тора

“Без бергә” фестивале Югары Яркәй үзәк район дәваханәсенең реабилитацияләү бүлегендә үтте. Анда “Сәламәтлек+” реабилитацияләү урыны” проекты якты һәм онытылмаслык фестиваль белән тәмамлады.

Сәламәт булу үзебездән тораСәламәт булу үзебездән тора
Сәламәт булу үзебездән тора

Бәйрәмнең үзәгендә булдылар:

-Энергия һәм яхшылыкка ышаныч бирүче яшүсмерләр.

- Креатив һәм дәртле Илеш Беренчеләр хәрәкәте активистлары.

-Ышанычлы волонтерлар.

- Идеяләр белән тәэмин итүче һәм хыялларны тормышка ашыручы проект командасы.

Мөхтәрәм кунаклар:

-Эльза Ревнер кызы Закирова - БР Илеш районы муниципаль районының икътисад, сәүдә һәм эшмәкәрлек бүлеге начальнигы һәм Рәзидә Хәлил кызы Гатауллина - Югары Яркәй үзәк район дәваханәсенең баш табибы.

Мәйданчыкта ниләр булды соң?

- "Беренчеләр" "Ашыгыч ярдәм" Бөтенрусия акциясендә катнаштылар.

-ЛФК бию флешмобына әверелде-бер үк вакытта файдалы да, күңелле дә булды.

- ЛФК буенча ярышлар оештырылды. Анда сыгылмалылык һәм рух көче өчен көрәш барды.  

Чара дустанә атмосферада узды. Бәйрәм реабилитацияләү бүлеге волонтерларын хөрмәтләү белән тәмамланды.

Чыганак

Сәламәт булу үзебездән тора
Сәламәт булу үзебездән тора
Сәламәт булу үзебездән тора
Сәламәт булу үзебездән тора
Сәламәт булу үзебездән тора
Сәламәт булу үзебездән тора
Сәламәт булу үзебездән тора
Сәламәт булу үзебездән тора
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас