

Югары Яркәйдән спорт акробатикасы буенча команда «Талантлар сәхнәсе» Халыкара конкурс-фестивалендә Илеш районын бик оста тәкъдим итте. Чара 28 сентябрьдә Уфа шәһәрендә узды.
Тренер-укытучылар И.Хафизова һәм И.Аһәдуллина җитәкчелегендә 25 спортчы «Эстрада - спорт биюе» номинациясендә чыгыш ясады. Якты һәм динамик номер жюри тарафыннан лаеклы бәяләнде. Якташларыбыз II дәрәҗә лауреатлар исеменә лаек булдылар!
Талантлы кызларыбызны һәм аларның остазларын шушы зур уңышлары белән котлыйбыз. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа үрләр яуларга һәм уңышлары белән сөендереп торуларын телибез!