

Сәяхәт вакытында балалар Ижау корал заводы тарихына һәм ату коралын үстерүгә багышланган «Ижмаш» музеенда булдылар. Алар анда АК-47, АКМ, СВД кебек төрле коралларны, шулай ук эксклюзив экземплярлар белән таныштылар. Моннан тыш, музейда «Иж» мотоцикллары коллекциясе дә бар.
Аннары яшь сәяхәтчеләр зоопаркта булдылар, анда 200дән артык төрдәге 700 гә якын хайван яши.
Экскурсия кызыклы узды, катнашучылар хайваннарны күзәттеләр. Укучыларда маймыллар, ак аюлар, юлбарыслар гаиләсе аеруча кызыксыну уятты, шулай ук алар моржлар тамашасында булдылар.
Бу сәфәр һәркемнең хәтерендә озакка калыр. Ул бик белемле һәм мавыктыргыч булды. Барысы да бик күп күңелле тәэсирләр, хис-кичерешләр алды.