+22 °С
Яңгыр


Узган ялларда Ишкар авыл советы авыл биләмәсендәге зиратларда өмәләр үткәрелде. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысының да зиратта якыннары, туганнары, дуслары, танышлары һәм авылдашлары җирләнгән.
Бигрәк тә Кызыл Байраклылар үлгәннәрне хөрмәт белән искә алалар. Алар һәрвакыт дус һәм өмәдә бердәм катнаша. Кызу эш вакытында иске үлән, веноклар, сынык агач ботаклары җыеп алынды һәм территориядән чүп-чар тракторларда чыгарылды. Авария хәлендәге агачлар киселде, участокта коры үлән яндырылды.