Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
10 октябрь 2025, 05:30

Ярминкәгә рәхим итегез!

Югары Яркәйнең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли.

Ярминкәгә рәхим итегез!Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!

Бүген, 10 октябрь көнне, Республика көне уңаеннан Югары Яркәйнең үзәк мәйданында көзге ярминкә уза. Сатуда ит, сөт, бал, бавырсак, банкага ябылган гөмбә, йомырка, кәбестә, бәрәңге, суган, сарымсак, кишер, печән, яшелчә-җимеш үсентеләре һәм башкалар бар.

Биредә районның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче кооперативлар, фермер хуҗалыклар, шулай ук шәхси хуҗалыкларын алып баручылар үз продукциясен тәкъдим итә. Шулай ук ярминкәдә күрше районнардан да төрле продукция җитештерүчеләр катнаша. Үз продукциясен Бакалы һәм Чакмагыш райполары, Әсән кошчылык фабрикасы тәкъдим итә. Кушнаренко, Бакалы, Краснокама районнары питомникларыннан, хәтта Татарстан Республикасыннан да үсентеләр күп.

Илешлеләр үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлекне, яшелчә-җимеш, бал һәм умартачылык, ит, сөт-май продуктларын яратып ала.
Чараны күркәмләп, район мәдәният сарае үзешчәннәре җыелган халыкка концерт номерлары бүләк итә.
Бәйрәмгә багышланган көзге ярминкә гөрләп тора, тәкъдим ителгән бай ассортименттагы продукциядан халык кәнагать.

Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Ярминкәгә рәхим итегез!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас