Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 октябрь 2025, 07:00

Үз эшенең остасы

Укытучы һөнәре һәрвакыт иң мөһим һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булып тора. Алар укучыларның белемнәрен генә түгел, ә дөньяга карашларын да формалаштыралар, шәхси сыйфатларын үстерәләр һәм аларга үз сәләтләрен ачыкларга ярдәм итәләр. Шундый мөгаллимнәрнең берсе - Илгиз Вәлишин, ул Ишкар урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли.

Үз эшенең остасыҮз эшенең остасы
Үз эшенең остасы

Ул физика өлкәсендә тирән белемгә ия һәм һәрвакыт аны яңартырга һәм тулыландырырга омтыла, соңгы фәнни ачышлар-казанышлар турында хәбәрдар булып тора. Моның ярдәмендә ул катлаулы темаларны укучыларына аңлаешлы итеп мисаллар аша җиткерә ала. Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы һәм мәгълүматлы, ә укучылар аның биремнәрен актив булып үтиләр һәм фикер алышуларда катнашалар.

Илгиз Фәнил улы 1964 елда Игмәт авылында дөньяга килгән. Игмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының физика факультетында белем ала. Дипломлы яшь белгеч 1989 елда Торачы төп мәктәбендә эш башлый. Илеш, Игмәт урта мәктәпләрендә, Түбән Яркәйдәге лицейда директор вазифасын башкарып, шактый тәҗрибә туплаган педагог Ишкарга кайтып төпләнә һәм урта мәктәпне җитәкли.

Бүгенге көндә ул физика һәм информатика фәне буенча балаларга белем серләрен өйрәтә. Тырыш, максатчан укытучының нәтиҗәле хезмәте район мәгариф бүлегенең һәм БР мәгариф министрлыгының Почет грамотасы, Рәхмәт хатлары, “РФ Мәгариф отличнигы” исеме белән билгеләнгән.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас