

Спикер булып табиб-дерматолог Гөлназ Ришат кызы Нурыева чыгыш ясады. Ул тире төрләре, аны карау турында сөйләде. Шулай ук “акне” (биттәге бетчәләр) белән ничек көрәшергә һәм башлангыч стадиядә профилактика үткәрергә кирәклеге турында җентекләп аңлатты.
Гөлназ Ришат кызы QR-код бирде, аның буенча кызлар кереп, тиреләрен диагностикалый алалар. Шулай ук ул очрашуда катнашучыларга кечкенә, ләкин сыйфатлы кремнар бүләк итте. Лекция бик кызыклы һәм белемле булды, барлык кызлар да зур кызыксыну белән тыңладылар.
Лекциядән соң иҗат остаханәсе үтте, анда кызлар ыргак белән бәйләргә өйрәнделәр. Татьяна Владимировна җитәкчелегендә алар беренче элмәкләрне һәм ыргак белән бәйләү техникасын үзләштерә башладылар. Чара тәм-том белән чәй эчү белән тәмамланды.
Проект 2025 елгы Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.