+22 °С
Яңгыр


Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов аларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм тармакның иң яхшы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында "Дорожник" җәмгыяте прорабы Илфир Гафият улы Зарипов та бар. Аңа "Башкортстан Республикасының Атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
Илфир Гафият улын ихлас күңелдән лаеклы бүләге белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!