Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 октябрь 2025, 05:10

Әтиләр көне уңаеннан

Русия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, октябрьнең өченче якшәмбесе Әтиләр көне билгеләп үтелә. Һәм бу бик сөенечле күренеш. Әтиләр - безнең яклаучыларыбыз, иң газиз, иң кадерле кешеләребез.

Әтиләр көне уңаеннанӘтиләр көне уңаеннан
Әтиләр көне уңаеннан

16 октябрь көнне Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясендә Әтиләр көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бәйрәмнең тарихы һәм гаиләдәге әтиләренең роле, аларның кем булып эшләве турында сөйләштеләр. Үз һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштыру максатыннан кайбер сыйныфларга чакырылган әтиләр килде.
Гаиләдә әтинең роле һәрвакыт әһәмиятле: беренчедән, ул - гаилә башлыгы, икенчедән - үз йортын, үз Ватанын саклаучы. Очрашу вакытында балалар әтиләренә, гаилә традицияләренә һәм кыйммәтләренә хөрмәт һәм рәхмәт белдерделәр, әтиләренең кем булып эшләве турында сөйләделәр. 1б сыйныф укучылары әтиләре өчен котлау открыткалары ясадылар.

Чыганак

Әтиләр көне уңаеннан
Әтиләр көне уңаеннан
Әтиләр көне уңаеннан
Әтиләр көне уңаеннан
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас