Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 октябрь 2025, 07:00

Районда туризм үсештә

Башкортстанда яңа туристик объектлар һәм инфраструктура актив үсә, бу  исә тармакта уңай үзгәрешләр булуын күрсәтә. Республика Башлыгы инвестиция сәгатьләре кысаларында проектларны шәхсән үзе карый һәм аларга ярдәм итү турында карар кабул итә. Шуның нәтиҗәсендә яңа туристлык объектлар барлыкка килә.

Районда туризм үсештәРайонда туризм үсештә
Районда туризм үсештә

- Без һәр муниципалитетта шәһәрнең яисә районның туристлык җәлеп итүчәнлеген ассызыклый торган уникаль вакыйгалы чаралар уздыру белән кызыксынабыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә эчке туризм үсешенә зур игътибар бирә. Аның кушуы буенча эчке туризм белән шөгыльләнүче компанияләр өчен грантлар һәм субсидияләр, салым ташламалары һәм административ йомшартулар системасы булдырылды.

"Бүген без республиканы барыннан да элек безнең халык өчен ачарга тырышабыз, аларның күбесе кече Ватаныбызның бөтен матурлыгын белми. Идарә командасының бурычы - тармакка инвесторлар җәлеп итү өчен кирәкле инфраструктура булдыру». Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

Соңгы елларда районда туризм өлкәсе кызу темплар белән үсеш ала, ял итү базалары барлыкка килә. Шул рәвешле, туристлар агымы да үсә бара. Әлбәттә, моңа федераль һәм төбәк чаралары ярдәмгә килә. Туристик проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” проекты кысаларында грантлар алучы илешлеләрнең үз туган җиребездә ял итү почмаклары булдыруы - куанычлы күренеш. Әлбәттә, тәвәккәл һәм тырыш эшкуарлар кулыннан гына килә мондый җаваплы адым. Бу җәһәттән Резеда һәм Алмаз Габдрахмановлар шундый уңганнар рәтендә. Аларның тырышлыгы белән "Татыш" ял итү базасы булдырды.

Илеш районында әлеге туристик объект ял итү өчен шәп урын, заманча уңайлыклар тудырылган, ял итәргә килүчеләрнең теләкләреннән чыгып барысы да уйланылып гамәлгә ашырылган биредә. Хуҗалар күңел биреп, һәр детальгә игътибар итеп эшләгән. Ел әйләнәсенә туристларны кабул итүче “Татыш” базасында көймәдә йөзү, балык тоту кебек шөгыльләр дә тәкъдим ителә. 

Алмаз Габдрахманов сүзләренә караганда: “Үз максат-хыялыңны тормышка ашырыр өчен күп хезмәт һәм көч салып эшләсәң, барысы да чынга аша. Һәм барысы да килеп чыга, - диде ул.

Районда табигать тә искиткеч, географик урнашуда туризмны үстерү өчен отышлы. Монда кунакларны каршы ала беләләр һәм яраталар. Эшкуарлар районның өстенлекләрен дә, дәүләт ярдәменең мөмкинлекләрен дә кулланырга тырыша. Дәүләт ярдәме аркасында Илештә барлыкка килгән шундый матур урыннар: ял итү базалары, күңел ачу нокталары халык өчен дә эшләнә, яшь эшкуарларга үз теләкләрен, мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруда да этәргеч булып тора.

 

Районда туризм үсештә
Районда туризм үсештә
Районда туризм үсештә
Районда туризм үсештә
Районда туризм үсештә
Районда туризм үсештә
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас