Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 октябрь 2025, 06:10

Котлыйбыз!

Уфада К.Тимирязев исемендәге Бөтенрусия яшь аграрийлар конкурсының төбәк этабы узды. Чара авыл хуҗалыгы һөнәрләренең традицияләрен саклауга, абруен һәм социаль әһәмиятен күтәрүгә юнәлдерелде.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Безнең районнан конкурста Иске Куктау урта мәктәбе һәм Түбән Яркәй лицее укучылары катнашты.
Конкурс йомгаклары буенча Түбән Яркәйдәге лицейның 6 сыйныф укучысы Айнур ГАРИПОВ «Яшь Тимирязевчылар» номинациясендә 2нче урын алды.

Айнурны һәм аның җитәкчесе Филүс Фәйзәви улы Зиннәтуллинны бу зур казанышлары белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез.

Чыганак

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас