

Гадәттәгечә, мондый юл-транспорт һәлакәтләренең саны көз һәм кыш җитү белән күзәтелә, ул вакытта тәүлекнең караңгы вакыты арта. Кешеләрнең машина астына эләгүе кичке вакытта һәм атна азагында эләгә. Бу юлларның, бигрәк тә җәяүлеләр йөри торган зоналарының начар яктыртылуына, шул ук вакытта күпләрнең караңгы кием киюенә бәйле. Алар, көтмәгәндә, машинаны хәтерләмичә, юл аркылы чыга.
Авариягә юл куймас өчен, беренче чиратта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Автомобильчеләргә транспорт чарасын елның бу вакытына тиешенчә әзерләү шарт: шиплы тәгәрмәчләр, фаралар кую һ. б.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, тәүлекнең караңгы вакытында велосипедта, фаралар яки фонарьлар, ә яктыда фараларның якындагы уты яки көндезге йөрү утлары яндырылырга тиеш. Әгәр сез кышын велосипедта йөрисез икән, кискен тыюлардан һәм борылышлардан сак булыгыз. Җәяүлеләргә һәм хәрәкәттә катнашучы башкаларга саклану чараларын кулланырга кирәк.
Шуны истә тотыгыз, начар яктыртылган шартларда машина йөртүченең юлда очраган хәлгә реакциясе әкрен булырга мөмкин, тиешле карар кабул иткәнче вакыт уза, шул рәвешле машинаның тормоз юлы кыскара. Моннан тыш, велосипедчылар һәм роллерчылар үзләре шактый югары тизлекне үстерә һәм инерция буенча маневр ясый алмый. Шул рәвешле, хәтта кечкенә генә тизлектә дә автомобиль кешегә зур зыян китерә ала. Балалар өчен мондый хәл аеруча куркыныч.
Юлларның начар яктыртылу белән бәйле проблеманы хәл итү вариантларының берсе - җәяүлеләрнең, велосипедчыларның «яктылык кайтаргычлар»ны куллану, бу исә кешене тәүлекнең караңгы вакытында ерактан күрергә мөмкинчелек бирә (150дән 400 метрга кадәр). Профессионаллар материалны - «яктылык кайтаручы», ә детальләрен «катафотлар», дип атый.
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.