Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 октябрь 2025, 06:30

Илештә зонаара семнар үтте

24 октябрьдә Югары Яркәйдәге 4нче санлы урта мәктәп базасында зонаара семинар булып узды. Анда Мәгариф министрлыгы, башкарма хакимият вәкилләре, мәктәп туклануы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр, муниципаль гомум белем бирү оешмалары директорлары катнашты.

Илештә зонаара семнар үттеИлештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте

Семинарда гомум белем бирү оешмаларында мәктәп яны участоклары территорияләреннән алынган продукцияне кулланып кайнар туклануны оештыру мәсьәләләре каралды.

Мәктәпнең 1нче катында районның мәгариф оешмалары, азык-төлек белән тәэмин итүчеләр белән берлектә, күргәзмә экспозицияләре оештырдылар.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Илеш районы муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе начальныгы Гөлнара Кашапова районның гомум белем бирү учреждениеләрендә кайнар туклануны оештыру, уңышлар һәм уку елына планнар турында җентекләп сөйләде.

Семинарда катнашучылар шулай ук мәктәп яны участогында укучыларны экологик тәрбияләү һәм һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак эшне оештыру, укучыларның туклануын арзанайтуда участок территориясеннән продукция куллану мәсьәләләрен карадылар.

Махсус белем бирү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Латыйпова мәктәптә туклану системасындагы казанышлар турында сөйләде һәм мәктәптә балаларны сәламәт тукландыру культурасын формалаштыру һәм бу юнәлештә ата-аналар арасында мәгърифәтчелек эшен уздыру бурычын актуальләштерде.

БР «Социаль туклану идарәсе» ДКУ директоры Алина Әсәдуллина республика мәктәпләренә мониторинг нәтиҗәләре турында сөйләде.

Шулай ук «Хәзерге шартларда мәктәп туклануын оештыру вакытында санитар законнарны үтәү» дигән доклад белән Нефтекама, Агыйдел, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Яңавыл районнарында Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Лилия Акбашева чыгыш ясады.

«Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе» ДБФУ төбәкнең социаль үсешен өйрәнү фәнни үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Анна Столь киңәшмәдә катнашучыларны 2025 елның сентябрендә Башкортстан Республикасының гомум белем бирү оешмаларында тукланудан канәгатьлек мәсьәләләре буенча социологик сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды.

Семинар азагында чакырылган кунаклар катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр, шулай ук Миләүшә Халит кызы районның 6 пешекчесен мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Чыганак

Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Илештә зонаара семнар үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас