Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
29 октябрь 2025, 05:10

Бердәмлектә - көч!

28 октябрьдә Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында чын сәламәтлек һәм бердәмлек бәйрәме узды. Тренер И.Хафизованың дәвалау физкультурасы төркемнәреннән булган хатын - кызлар "Бердәмлектә - көч!" эстафетасында катнаштылар.

Бердәмлектә - көч!Бердәмлектә - көч!
Бердәмлектә - көч!

Күркәм чара Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылды. Анда 30дан артык гүзәл хатын-кызларыбыз сәламәт булу өчен күңелле һәм актив рәвештә хәрәкәт итәргә мөмкин икәнлекне күрсәттеләр.

Көндәшлек рухы һәм позитивлык - бу эстафетада менә нәрсә хөкем сөрде. Барысы да җиңү өчен дәрт һәм елмаю белән көрәште. Катнашучылар җиңүгә омтылуларын гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләген дә исбатладылар. Бу көн күңелле һәм истә калырлык үтте.

Чыганак

Бердәмлектә - көч!
Бердәмлектә - көч!
Бердәмлектә - көч!
Бердәмлектә - көч!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас