

Югары Яркәйдәге Балалар иҗаты үзәге «Вокал» берләшмәсе укучылары Ильмира Мостафина (педагогы Ирина Хафизова) һәм Дилә Садертдинова (педагогы Зифа Фәтхуллина) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Әлеге конкурс 2025 елда тугызынчы тапкыр уздырыла. Конкурс 3 турда узды. 1 тур - сайлап алу. 2 тур - «Туган тел» телеканалы эфирында күрсәтү белән студия төшерүләрендә катнаштылар. Ә 3 турда катнашучылар күчмә клипларда төштеләр.
Конкурста ретро-җырларны, халык җырларын һәм башкару хокукы булган җырларны башкарырга рөхсәт ителде.
Укучыларыбызны һәм педагогларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Сезнең чыгыш искиткеч, ә талант һәм осталык һәммәсен сокландырды. Бу җиңү белән генә туктамаска, яңадан-яңа биеклекләр яулап алырга һәм һәрвакыт үз көчегезгә ышанырга телибез. Без сезнең белән горурланабыз!