

«АпиДар» конкурсы Мәскәүдә 2025 елның 23-24 октябрендә узды. Анда Русия Федерациясенең 19 төбәгеннән умартачылар һәм апипродукция җитештерүчеләр катнашты. Алар экспертлар судына продукциянең 103 үрнәген тәкъдим иттеләр.
Башкортстан Республикасыннан 6 катнашучы булды, 16 үрнәк тәкъдим ителде. 24 призлы урынның 7сен безнең республикадан умартачылар җәмгыяте вәкилләре алды.
Җиңүчеләр арасында Илеш районыннан Данис Садертдинов та бар. Ул ике бүләккә ия булды - «Прополисны үз эченә алган продуктлар... » номинациясендә - 2 урын һәм «Перга» номинациясендә - 3 урын.
Данис Данил улын җиңүе белән котлыйбыз! Аңа умартачылыкта алга таба да уңышлар телибез.