

Фестиваль төрле спорт чараларын үз эченә алды:
- кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү;
- идәндә ятып кулларны бөгеп һәм сузып җибәрү;
- гимнастика эскәмиясендә басып тору хәленнән алга таба авышу;
- аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
- урыннан озынлыкка ике аяк белән сикерү.
Фестивальдә катнашучылар бик яхшы физик форма һәм чын спорт рухы күрсәттеләр.
ГТО фестивале төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен берләштергән чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде. Бу үзеңне сынап карау, хезмәттәшләрең белән формаль булмаган шартларда аралашу, күтәренке рух һәм позитивлык алу өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый чаралар киләчәктә дә үткәрелеп торсын, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итсен.