

Чарада Илеш коррекцион интернат-мәктәбе дә актив катнашты. Анда балчыктан төрле уенчыклар күргәзмәсен декоратив-гамәли сәнгать укытучысы Әнфисә Әхнәф кызы Миңнекаева тәкъдим итте.
Фестивальдә катнашучылар Зөлфәр Фәрит улы Выйльдановның "Балчыктан ясалган декоратив савыт - саба (шликер кою)" мастер-классында булып, уңай энергетика алдылар.
Башкарылган биремнәрнең тамашалы нәтиҗәләре һәм жюриның гадел бәяләре сөендерде.
Илеш коррекцион интернат-мәктәбе укучылары Анжелика Калевич һәм Анастасия Князева "Балчыктан ясалган уенчык" номинациясендә - 1 урын, Илсөяр Макулова "Балчыктан ясалган савыт" номинациясендә - 2 урын алдылар.
Һәр катнашучы балчыктан чын шедеврлар ясарга сәләтле булуын күрсәтте. Фестиваль яңа белемнәр, дуслар һәм, әлбәттә, иҗаттан шатлык бүләк итте.