Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 ноябрь 2025, 09:10

Хезмәтебез халык өчен

Югары Яркәйдә «Русия эше» яңа Кадрлар үзәген 2024 елның декабрендә ачтылар. Республикада барлыгы 51 яңартылган Кадрлар үзәге эшли. Мәшгульлек хезмәтен «Русия эше» Гомумрусия бренды астында модернизацияләү «Кадрлар» милли проекты кысаларында бара.

Хезмәтебез халык өченХезмәтебез халык өчен
Хезмәтебез халык өчен

Хәзерге мәшгульлек хезмәте элеккегедән бик нык аерыла. Процессларны цифрлаштырудан һәм хезмәткәрләрне яңадан укытудан соң ул чын кадрлар үзәгенә әверелде, анда эш эзләүчеләр дә, эш бирүчеләр дә омтыла. Монда вакансияләрне сайлап кына калмыйлар, ә тормыш ситуациясеннән чыгып, мөрәҗәгать иткән һәр кешегә индивидуаль ярдәм итәләр.

Үзәк бердәм стильдә бизәлгән. Анда иркен көтү залы, төркемле дәресләр һәм консультацияләр өчен зоналар бар. Шулай ук вакансияләрне мөстәкыйль эзләү өчен компьютерлар урнаштырылган. Учреждение сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә кертеп, барлык категория гражданнар өчен җайлаштырылган.

Онлайн-режимда ярдәм алуны өстен күрүчеләр өчен «Русия эше» порталына, Русия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталына бушлай керү мөмкинлеге бирә торган цифрлы сервислар зонасыннан файдалану мөмкинлеге бар.

"Мәшгульлек үзәгенә һәм "1С.Предприятие.8" курсы укытучысы Юлия Геннадиевнага зур рәхмәт белдерәсем килә. Мәшгульлек үзәге ярдәмендә мин үземә ошаган яңа һөнәр һәм эш таптым. Курсны узганнан соң, бу юнәлештә белем алуны дәвам итү теләгем туды. Мине бухгалтер булып эшкә алдылар, мин моңа чиксез шатмын», - дип рәхмәт сүзләрен язды Фируза Хөрмәтова.

Бүгенге көндә районда 300гә якын ачык вакансия бар, аларның күбесе эшче һөнәрләре. Даими рәвештә вакансияләр ярминкәләре үткәрелә, ачык кадрлар сайлап алу һәм район предприятиеләренә экскурсияләр оештырыла, - дип сөйләде «Русия эше» Кадрлар үзәгенең Илеш районы буенча бүлек начальнигы Ләйсән Коровкина.

Моннан тыш, Илеш районы мәшгульлек үзәге хәрбиләрнең гаиләләрен эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтә. “Русия эше” Кадрлар үзәгендә туры килгән эшне сайлап кына калмыйлар, ә дәүләт хисабына укытуда ярдәм итәргә дә әзер.

Безнең эшнең максаты - клиентның һәр мөрәҗәгатен уңай нәтиҗәгә җиткерү. Хәзер без яңа уңайлы шартларда эшкә урнашуга ярдәм күрсәтәчәкбез. Безнең Кадрлар үзәгендә эш эзләүчеләргә һәм эш бирүчеләргә эш эзләүдә, укытуда, персонал сайлауда квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә каралган, - ди беренче категорияле инспектор Лариса Нурыйәхмәтова.

 Яңа үзәктә 7 кеше эшли. Әйтергә кирәк, барлык мөрәҗәгатьләр дә электрон чират аша башкарыла. Эш режимы - эш көннәрендә 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр. Районыбыз халкын «Русия эше» заманча Кадрлар үзәгендә көтәбез: Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17 (элекке район суды бинасы).

Хезмәтебез халык өчен
Хезмәтебез халык өчен
Хезмәтебез халык өчен
Хезмәтебез халык өчен
Хезмәтебез халык өчен
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас