-6 °С
Кар
Шул уңайдан бүген район мәдәният сараенда күркәм чара үтте. Анда Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган искиткеч концерт оештырылды.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьләре буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов, район инвалидлар оешмасы рәисе Фәвис Гарифуллин катнашып, үзләренең изге теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм кичәсе район мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгать артистларының моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте.