-6 °С
Кар
2 декабрьдә Мәскәүнең Зур театрында конкурста җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Чарада Русия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова катнашты.
Югары Яркәйдәге Балалар сәнгать мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе конкурсның төбәк һәм округ этапларында җиңеп, "Иң яхшы авыл балалар сәнгать мәктәбе" номинациясендә призер булды.
Директор Ирина Гыйльман кызы Фәсхиеваны һәм Балалар сәнгать мәктәбе коллективын ихлас котлыйбыз. Алга таба да иҗади югарылыклар телибез!