Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 декабрь 2025, 06:30

Әфарин, Богдан!

Бөре коррекцион интернат-мәктәбе базасында Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында «Дан минуты-2025» республика иҗат конкурсы узды.

Әфарин, Богдан!Әфарин, Богдан!
Әфарин, Богдан!

Әлеге чара Башкортстан Республикасының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен коррекцион гомум белем бирү оешмалары (инвалид бала статусы булган балалар өчен) һәм ресурс терәк мәктәпләрендә инвалид бала статусында укучылар арасында үтте.

Илеш коррекцион интернат-мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Богдан Иванов (кураторы - укытучы-логопед Т.Самматова) Э. Успенскийның «Әгәр мин кыз булсам ...» шигыре белән конкурста катнашты.
Богдан 1-4 сыйныф укучылары арасында «Нәфис сүз» номинациясе буенча I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Аның номеры чын иҗат һәм рух көче белән гала-концертта лаеклы тәкъдим ителде. Богдан үзенең “Дан минуты”н алды.
Әфарин, Богдан! Котлыйбыз! Без аның алдагы уңышларына ышанабыз һәм иҗаты белән безне тагын да сөендерер дип өметләнәбез.

Чыганак

Әфарин, Богдан!
Әфарин, Богдан!
Әфарин, Богдан!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас