Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 декабрь , 10:40

Фәһемле тематик дәрес

Русия Федерациясе Конституциясе көне - 2005 елдан бирле ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле даталарның берсе. 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү юлы белән Русия Федерациясе Конституциясе кабул ителә.

Фәһемле тематик дәрес
Фәһемле тематик дәрес

Конституция - ул илнең төп законы, кешеләрнең ирекләре, хокуклары һәм бурычлары язылган дәүләт төзелеше, анда башка законнар нигезендә яткан иң төп кагыйдәләр һәм нормалар беркетелгән.

М.Гәрәев исемендәге башкорт тарихи - мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нурыева Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 4 "Б" сыйныфы укучылары өчен Русия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган тематик дәрес үткәрде.

Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. "Колобок", "Гуси, лебеди" кебек халык әкиятләре мисалында "геройларның хокукларын бозу" дигән кызыклы тема каралды.

Гүзәл Нурыева тематик дәрестә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәевка багышланган "Акбузат" журналын бүләк итте.

Чыганак

Фәһемле тематик дәрес
Фәһемле тематик дәрес
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас