Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 декабрь 2025, 07:35

Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм

Тылсымга, могҗизага бай Яңа ел бәйрәмендә район мәдәният сараенда ятим, сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен әкияти тамаша күрсәтелде.

Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәмҺәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм

Кыш бабай һәм Карсылу белән очрашу алар өчен онытылмас тәэссоратлар калдырды. Район мәдәният сарае артистлары аларга күңелле ял минутлары бүләк итеп, чарада катнашучыларда могҗизалы бәйрәмгә ышаныч уятты.

Яңа ел бәйрәмендә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм район инвалидлар оешмасы рәисе Фәвис Гарифуллин катнашып, бәйрәм теләкләрен җиткерделәр, һәрбарчасын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, барлык хыялларының чынга ашуын теләделәр һәм балалар белән истәлеккә фотога төштеләр.
Кызлар һәм малайлар чыршы тирәли җыр да җырлап әйләнде, Кыш бабайга шигырь дә сөйләп күрсәтте. Чара ахырында һәркайсына бүләкләр тапшырылды.

 

Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Һәркемгә шатлык өләшүче бәйрәм
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас