

Бу үзенчәлекле көнгә иң лаеклы укучылар: уку отличниклары, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм Ватан өчен гомерләрен биргән хәрбиләрнең балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар җыелды.
Чакырылучылар арасында безнең районнан укучылар да булды: Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис., Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясе, Түбән Яркәйдәге лицей, Кадер, Рсай урта мәктәпләре укучылары, Илеш коррекцион мәктәп-интернаты тәрбияләнүчесе.
Чарада аларның һәркайсы Республика Башлыгыннан истәлекле бүләк алды, бу аларның уңышларын һәм киләчәк буынга игътибарларын тану билгесе булды. Республиканың төп чыршысы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау бәйрәмгә үзенчәлекле атмосфера өстәде. Бу көн балаларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте, аларның йөрәкләрен могҗиза һәм чын күңелдән шатлык хисе белән тутырды.
Бу тылсымлы вакыйга турындагы якты истәлекләр аларның күңелләрен озак еллар җылытсын!