Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 декабрь 2025, 16:00

Үзәк мәйдан гөрләп торды

Яңа ел - балаларның да, өлкәннәрнең дә иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Бүген үзәк мәйданда Кыш Бабайлар һәм Карсылулар парады узды, районның төп чыршысында тантаналы рәвештә утлар кабынды.

Үзәк мәйдан гөрләп тордыҮзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды

Районда әлеге чара традициягә ярашлы ел саен үткәрелә. Кыш Бабай, Карсылу һәм популяр әкият персонажлары ролендә район мәдәният учреждениеләре, мәктәпләр, авыл советы авыл биләмәләре хезмәткәрләре чыкты. Алар үзләренең изге теләкләрен теләп, музыкаль номерлар бүләк итте.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, илгә тынычлык, һәр йортка бәхет һәм игелек теләде.
Җыелган халык күңел ачты, җырлады һәм биеде. Чараның кульминациясе - районның үзәк мәйданындагы төп чыршыны ачу һәм йөзләгән төрле төстәге утларын кабызу булды.
Күркәм кичәдә балачагасыннан алып, өлкәненә кадәр рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, гомумән, тирә-як гөрләп торды.

Үзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас