Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 декабрь 2025, 06:00

Яңа елны көтеп

Яңа ел алдыннан Югары Яркәйдәге 2нче һәм 3нче балалар бакчасы педагоглары үзәк мәйданда чыршы янында уеннар үткәрделәр.

Яңа елны көтепЯңа елны көтеп
Яңа елны көтеп

Бу көнне узып баручы балаларны дәртле яңгыраган Яңа ел җырлары җәлеп итте. Алар активлык белән уеннарга кушылдылар. Теләге булган һәркем “Кем беренче?”, “Пингвиннар”, “Туп белән хоккей”, “Шарны күчер” дигән уеннарда рәхәтләнеп ярыштылар.

Яңа елның төп персонажлары - Кыш Бабай һәм Карсылу балаларга шигырь сөйләргә тәкъдим итеп, татлы бүләкләр өләштеләр.
Бәйгеләр, уеннар, җырлар - барысы да бәйрәм якынлашуын тою өчен булды!
Дуслар, якынлашып килүче Яңа ел белән!

Чыганак

Яңа елны көтеп
Яңа елны көтеп
Яңа елны көтеп
Яңа елны көтеп
Яңа елны көтеп
Яңа елны көтеп
Яңа елны көтеп
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас