Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
31 декабрь 2025, 08:00

Һәр йортка Яңа ел

Илеш районында «Һәр йортка яңа ел» Бөтенрусия акциясе узды. Бәйрәм алдыннан Беренчеләр хәрәкәте активистлары беренчеләрдән булып Яңа елны эш урынында каршылаучыларны, шулай ук күп балалы гаиләне котладылар.

Һәр йортка Яңа елҺәр йортка Яңа ел
Һәр йортка Яңа ел

Активистлар янгын сүндерү часте хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән очраштылар. Аларга мөһим һәм җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, татлы бүләкләр һәм Яңа ел открыткалары тапшырдылар.

Күп балалы гаиләгә аерым игътибар бирелде: активистлар балалар өчен зур булмаган сюрпризлар әзерләделәр һәм чын бәйрәм рухы тудырдылар.

«Һәр йортка яңа ел» Бөтенрусия акциясе ярдәмгә мохтаҗ булганнарга җылылык, игътибар һәм кайгыртучанлык бүләк итәргә булыша, үзара ярдәмләшү һәм игелекле эшләр кыйммәтләре турында тагын бер кат искәртә.

Чыганак

Һәр йортка Яңа ел
Һәр йортка Яңа ел
Һәр йортка Яңа ел
Һәр йортка Яңа ел
Һәр йортка Яңа ел
Һәр йортка Яңа ел
Һәр йортка Яңа ел
Һәр йортка Яңа ел
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас