

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
-Тиз бораулау бәйгесендә Югары Яркәйдән беренче урынны алган Дамир Узамановка тиңнәр булмады.
-Икенче урында Дүртөйле шәһәреннән Илмир Таһиров.
-Өченче урында - Түбән Яркәй авылыннан Данил Шәйнуров.
Тотылган балык саны буенча номинациядә Илмир Таһиров призер булды. Иң беренче балыкны Азат Насыйров тотты, ә Альфред Даутов - турнирның иң зур балыгын, Ильгина Харисова - иң кечкенә балыкны тотты.
Иң өлкән балыкчы булып Ирек Нәсыйбуллин танылды, аңа 73 яшь тулды, ә иң яшь катнашучы Тимур Биктимировка нибары 6 яшь!
Чара ахырында барысын да тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга искиткеч атмосфера өчен рәхмәтебезне белдерәбез!