+22 °С
Яңгыр


Бу мавыктыргыч дәресләрне һәр сишәмбедә М.Гәрәев исемендәге Башкорт тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нурыева үткәрә.
Беренче дәрестә барысы да әлеге эштә төп материал булган кәгазь көпшәләрне әйләндерергә өйрәнделәр. Көпшәләрне ясау процессы вак моториканы үстерергә ярдәм итә һәм куллар өчен бик яхшы күнегү булып тора.
Гүзәл Рәсим кызы материалны әзерләү серләрен һәркемгә аерым аңлатты һәм алга таба эшләү өчен кыйммәтле киңәшләр бирде.
Киләсе дәресләрдә панно һәм кәрзин үрәчәкләр.