“Беренчесе – ул махсус хәрби операциягә, алгы сызыктагы яугирләребезгә ярдәм итү. Бу –махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк республика башлаган эш. Бу – без барлык юнәлешләр буенча башкарган эш.
Әлеге вакытка алгы сызыкка гомум авырлыгы 20 мең тоннага якын булган 171 гуманитар конвой җибәрелде. Хәрбиләребезгә мең ярымнан артык автомобиль тапшырдык. Командирлар үтенечләре буенча фронтка йөзләгән данә махсус техника илттек.
Төбәк оешма-предприятиеләре Җиңү өчен бик күп эш башкара. “Башнефть” компаниясе хәрби подразделениеләрне ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә, махсус хәрби операциягә 100 “УАЗ” автомобилен җибәрде.
“Башнефтегеофизика” предприятиесе ярдәмен аерым билгелисем килә. Алар 100дән артык машина, шул исәптән броня белән ныгытылган “Урал”лар һәм хәрби бурычларны үтәү өчен җайлаштырылган техника җибәрделәр. Оешманың генераль директоры Р. Җ. Әдиевка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Гуманитар ярдәмне җыйганда оешма-предприятиеләрдән тыш, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, җәмәгать оешмалары һәм гади, битараф булмаган кешеләр катнаша. Бу эшчәнлекне артабан да арттырачакбыз.
Төбәк Башлыгы хакимиятеннән, махсус хәрби операция зонасында даими булган киңәшчеләремнән – Алик Фәнзир улы Камалетдиновтан һәм Артур Галимҗан улы Йомагуловтан подразделениеләр командирлары белән берлектә яугир егетләргә иң кирәк булган әйберләрне билгеләвегезне үтенәм”, – диде Радий Хәбиров.