Ачылу тантанасы Югары Яркәйдәге М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе базасында узды. Барлык гомум белем бирү учреждениеләреннән катнашучыларны мөһим патриотик марафон башлану белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Вадим Нурыев, махсус хәрби операция ветераны Рәзиф Бикаев һәм «Хәрби туганлык» оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов котладылар.
Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 27 укучысы «Юнармия» сафына керде. Ант сүзләрен әйткәндә, алар Ватанга тугры булырга, аның геройларын истә тотарга, көчсезләрне якларга, укуда һәм спортта уңышларга омтылырга, ватанпәрвәр һәм Русиянең лаеклы гражданнары булырга ант иттеләр.
Чара ачылу белән үк 5-9 сыйныф укучылары арасында беренче ярышлар башланды. Балалар үзләренең күнекмәләрен һәм көчләрен дүрт сынауда күрсәттеләр:
- АК-74не сүтеп-җыю.
- АК-74не патроннар белән җиһазлау.
- Физик әзерлек буенча күнегүләр комплексы.
- Электрон коралдан ату.
Яшь спортчылар зур энтузиазм һәм гаҗәеп тырышлык белән барлык сынауларны уңышлы үтәделәр.