Маяк
-16 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 гыйнвар , 12:10

Махсус хәрби операциядә югалган яугирләрне эзләү өчен төркем төзү бурычы куелды

Төбәк Башлыгы Республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтаена Юлламасын укыганда МХОда хәбәрсез югалган яугирләр темасына кагылды.

Махсус хәрби операциядә югалган яугирләрне эзләү өчен төркем төзү бурычы куелды
Махсус хәрби операциядә югалган яугирләрне эзләү өчен төркем төзү бурычы куелды

“Дәүләт Думасы депутаты Ирина Александровна Панькинага һәм Русия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Николаевна Москальковага ир-егетләребезне туган илгә кайтаруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең уртак эшебездә Ватан яугирләре гаиләләре комитеты мөһим роль уйный, аны Эльвира Александровна Мацкевич җитәкли. Алар шулай ук хәбәрсез югалган яугирләрне эзләү буенча бик катлаулы эшчәнлек алып баралар.

Ирина Александровна Панькина җитәкчелегендәге даими эшләүче эшче төркем төзергә кирәк, дип саныйм. Руслан Таһир улы Хәбибовтан бу эшне федераль органнар – хәрби комиссариат һәм комендатура, хәрби прокурор, Уфа гарнизонының хәрби тикшерү бүлеге һәм башка структуралар белән берлектә оештыруын сорыйм.

Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Михаил Иванович Закомалдиннан туганнары теләсә кайсы вакытта хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә алырлык контакт офисы булдыруны сорыйм", –  диде Радий Хәбиров Юлламаны игълан иткән вакытта.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас