Маяк
-20 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 февраль , 15:00

Имин гомер телибез сиңа, ветеран!

Түбән Яркәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафетдин Әгъләметдин улы Голаманов шушы көннәрдә үзенең 99 яшен билгеләп үтте.

Имин гомер телибез сиңа, ветеран!
Имин гомер телибез сиңа, ветеран!

Сафетдин Әгъләметдин улы Голаманов Түбән Яркәй авылында туган. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын "Башкортостан" колхозында бригадир ярдәмчесе булып эшли башлый. Арытаба Түбән Яркәй авылының сөт фермасында учетчик булып эшли.

1944 елда Совет Армиясе сафларына алына. Оренбург өлкәсенең Тоцк полигонында хәрби әзерлек курсларын узгач, ул япон сугышында катнаша һәм 1951 елның 14 маенда туган ягына кайта.

Сугыштан соң да, лаеклы ялга чыккач та, намуслы хезмәтен дәвам итә. Тормыш иптәше Мөслимә Госман кызы белән алар лаеклы юл үткәннәр, ләкин, кызганычка каршы, берничә ел элек ул вафат булган.

Хөрмәтле Сафетдин Әгъләметдин улы!
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның кайгыртуын телибез. Һәр көн шатлык китерсен, ә истәлекләр якты булып калсын.
Сезнең ныклыгыгыз, көчегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Чыганак

Имин гомер телибез сиңа, ветеран!
Имин гомер телибез сиңа, ветеран!
Имин гомер телибез сиңа, ветеран!
Имин гомер телибез сиңа, ветеран!
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас