Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 февраль , 06:00

Зур гаилә уеннары узды

Тәрбия эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - гаилә белән эшләү. Педагогларның һәм ата - аналарның максаты бер - балалар үссен, үзләрен яхшы хис итсен, энергия белән тулы булсын һәм тормышның бөтен тулылыгында ләззәтләнсен.

Зур гаилә уеннары уздыЗур гаилә уеннары узды
Зур гаилә уеннары узды

4 февраль көнне Балалар иҗаты үзәге Зур һәм тату гаилә елына багышланган «Гаилә уеннары» спорт – күңел ачу чарасы узды оештырды. Ярышларда 3 гаилә катнашты.

Бәйрәм күңелле разминкадан башланды, аннары командалар үзләренең «Визит карточкаларын» тәкъдим иттеләр. Ә аннары барлык гаиләләр дә “көрәшкә” керештеләр.
Командаларга йөгерү, сикерү буенча мавыктыргыч, кайвакыт бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде. Алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар.

Бәйрәм җылы дустанә атмосферада узды. Барлык катнашучылар да бик яхшы дәрт һәм уңай хис-кичерешләр алдылар. Балаларның күзләре бәхет белән балкыды, чөнки алар янында әти-әниләре дә бар иде.

Гаилә күпләр өчен тормышта һәрвакыт мөһим. Әлеге чарада әтиләр һәм әниләр теләп катнаштылар, алар йөгерделәр һәм сикерделәр, балаларча уйнадылар, җиңүләргә сөенделәр. Ә балалар ата-ана яратуына һәм кайгыртуына шатландылар.

Бу бәйрәм балаларның һәм аларның ата-аналарының хәтерендә озакка калачак.
Барчасына да гаилә бәхете, сәламәтлек һәм мәхәббәт телибез.

Чыганак

Зур гаилә уеннары узды
Зур гаилә уеннары узды
Зур гаилә уеннары узды
Зур гаилә уеннары узды
Зур гаилә уеннары узды
Зур гаилә уеннары узды
Зур гаилә уеннары узды
Зур гаилә уеннары узды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас