Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 февраль , 07:00

Әфарин, КВНчылар!

Сүлте мәдәният йортында кызыклы чара үтте. Анда «СССР» ( Дөмәй авыл советы), «Үрмәт суганчылары» (Үрмәт авыл советы) һәм «Зима» (Сүлте авыл советы) командалары арасында зона КВН уеннары финалы булды.

Әфарин, КВНчылар!Әфарин, КВНчылар!
Әфарин, КВНчылар!
Сүлте авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Радик Мөдәрис улы Миңнуллин командаларга сәламләү сүзе һәм уңышлар теләп мөрәҗәгать итте. 
 
Командалар үзләренең юмористик талантларын, шаяртуларының үткенлеген, кызыклы күренешләрен, көлке миниатюраларын һәм актерлык осталыгын 4 конкурста күрсәттеләр: "Сәламләү", «Киноконкурс», «Разминка» «Музыкаль өй эше». 
 
Конкурсның һәр этабы кызыклы, юмор белән үтте. Барлык командалар да лаеклы чыгыш ясады, ә җанатарлар көчле алкышлар белән катнашучыларны актив рәвештә хуплады. 
 
Нәтиҗәдә «Зима» командасы финалга чыкты. Без КВНда катнашучыларның барысын да искиткеч уеннары белән котлыйбыз һәм аларга илһам, бетмәс-төкәнмәс юмор хисе һәм иҗади уңышлар телибез.
 
Ә инде «Зима» командасына финалда уңышлар телибез!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас