Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 февраль , 14:10

Ишкарлылар «Кәмит Җәвит» телепроектында кунакта булдылар

9 февраль көнне Ишкар авыл мәдәният йортының «Балкыш» халык фольклор коллективы ТНВ телеканалында кунакта булдылар. Алар «Кәмит Җәвит» тапшыруын төшерүдә катнаштылар.

Ишкарлылар «Кәмит Җәвит» телепроектында кунакта булдылар
Ишкарлылар «Кәмит Җәвит» телепроектында кунакта булдылар

«Җәвит тамашасы» - ТНВ каналында чыга торган иң популяр тапшыруларның берсе. Тапшыруны танылган артист Җәвит Шакиров алып бара.

Әлеге мавыктыргыч сәфәрне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен фольклор коллективында катнашучылар үзләренең ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр:

«Мәдәни - ял итү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Рөстәм Әхмәдиевка, 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айдар Фәрхетдиновка, водитель Илшат Хәйруллинга, Ишкар авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Ногмановка, «Авокадо» кибете хуҗалары Зөлфия һәм Ришат Казыйхановларга, Руслан Ямаловка, Фәнис Шәмсетдиновка, Марат Миргариповка һәм барлык авылдашларына.

Чыганак

Ишкарлылар «Кәмит Җәвит» телепроектында кунакта булдылар
Ишкарлылар «Кәмит Җәвит» телепроектында кунакта булдылар
Ишкарлылар «Кәмит Җәвит» телепроектында кунакта булдылар
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас