

Әфьюн югары белемгә дә, матурга да, саулык-сәламәтлеккә дә, бай-ярлыга да карамый, теләсә кемне упкынга тартып төшерергә мөмкин. Ә аннан ычкынулары... Наркоман үзе генә түгел, гаиләсе, якыннары, балалары да җәфа чигә. Наркоман гаиләдәгеләрне тулысы белән үзенең мәнфәгатьләренә, прблемаларына бәйләп куя.
Наркологлар әйтүенчә, организмның һәр күзәнәге шул каһәрне сорый башлый. Аеруча яшьләр һәм яшүсмерләр арасында киң таралган тарту катнашмасы - спайс тартып караган кешегә көне-сәгате белән ярдәм кирәк. Спайсның бер төрен тыялар, икенчесе барлыкка килә. Ул, чыннан да, көчле синтетик наркотик. Икенче төрле әйткәндә, агу. Тикмәгә генә аны хамелеон белән чагыштырмыйлар. Әлеге афәтне сагыз итеп тә сатарга мөмкиннәр.
Наркоманнарның 60 проценты - 16-30 яшьлекләр. Иң аянычлысы шул наркотик кулланучыларның 20 проценты - мәктәп укучылары.
Яшьләр: "Наркотикны яки спайсны бер мәртәбә татып карыйм да, туктыйм", - дип уйлап, нык ялгыша. Туктап булмаячак, алда айлар буенча каты сызлану һәм ахыр чиктә үлем көтә. Кеше 30 яшьтән соң наркотикларның рәхәтлек бирүче әйбер түгел, инде газаплы үлем икәнлеген аңлый.
Наркотиклар афәте һәр гаиләнең ишеген шакырга мөмкин. Шунлыктан, җәмәгатьчелекнең дә уяу булуы, балаларны наркотик кулланудан саклау зарур.
Шик туган очракта ата-ана үзен ничек тотарга тиеш соң?
Иң мөһиме - паникага бирелмәскә кирәк. Үзара элемтәне җайга сала алмасагыз, ул ышана, хөрмәт итә торган туганнарыгызга яки психологка мөрәҗәгать итегез. Болар да ярдәм итмәсә, табибка яки наркодиспансерга алып барырга кирәк. Биредә соңгы нәтиҗә билгеле булачак.