Маяк
-8 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 февраль , 12:20

Шашка ярышлары тапкырлар өчен

Бүген, 17 февраль көнне, Югары Яркәйдәге М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе залында Илеш коррекцион мәктәп-интернаты тәрбияләнүчеләре арасында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган шашка буенча ярышлар узды.

Шашка ярышлары тапкырлар өчен
Шашка ярышлары тапкырлар өчен

Күркәм чара Ватанны саклаучылар көне, Русия халыкларының бердәмлеге елы, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы кысаларында оештырылды.

Ярышларда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын башкаручы Вадим Нурыев, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәвис Гарифуллин, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Светлана Хәлимова, Илеш коррекцион мәктәп-интернатының физик культура укытучысы Рәүф Дәүләтгәрәев катнашты.

Чарада катнашучылар үзара көч сынашты, алар үзләренең интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр. Ярышларның атмосферасы чын‑чынлап бәйрәмчә иде: һәр җиңгән партиядән дәрт һәм шатлык сизелде. Дулкынлануга карамастан, катнашучылар яхшы әзерлек, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.

Барлык укучыларны да матур һәм гадел уеннары белән котлыйбыз. Яшь шашкачыларга яңа җиңүләр, казанышлар һәм үз-үзләренә ышаныч телибез.
Мавыктыргыч турнирны оештыручыларга һәм үткәрүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Шашка ярышлары тапкырлар өчен
Шашка ярышлары тапкырлар өчен
Шашка ярышлары тапкырлар өчен
Шашка ярышлары тапкырлар өчен
Шашка ярышлары тапкырлар өчен
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас