Районның барлык мәгариф учреждениеләрен колачлаган әлеге масштаблы проект төрле чараларны үз эченә алып, үсеп килүче буында үз иленең тарихына тирән хөрмәт хисе формалаштыру өчен ныклы нигез салды.
Тематик дәресләрдән һәм ветераннар белән очрашулардан алып хәрби-спорт ярышларына һәм иҗади эшләр конкурсларына кадәр дистәләгән чаралар, батырлык дәресләре, Русия тарихының истәлекле вакыйгаларына багышланган викториналар үткәрелде, район музейларына экскурсияләр оештырылды,
Уртак тырышлык, чараларны әзерләгәндә һәм уздырганда команда белән эшләү, көндәшлек рухы, әмма шул ук вакытта үзара ярдәмләшү - болар барысы да балаларга үзләрен бербөтен итеп тоярга, уртак максат өчен бергә эшләргә өйрәнергә ярдәм итте. Шул рәвешле, оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эш айлыгы русиялеләрнең яңа буынын тәрбияләүдә мөһим этап булды. Шулай ук әлеге яшьләргә фундаменталь кыйммәтләр сеңдерү, аларны бөек илебезнең лаеклы гражданнары итү, аны сакларга һәм аның данын арттырырга сәләтле итү икәнлеген күрсәтте.